Задайте вопрос по телефону горячей линии
8 906 111 2278


Официальный сайт кандидата на должность муфтия Татарстана
Расскажите об этой странице друзьям


Видеообращение о выборах муфтия Татарстана


Ас-саляму алейкум, дорогие собратья!

Скоро всем нам предстоит стать свидетелями важного для всех мусульман Татарстана события, от итогов которого будет зависеть развитие ислама в Республике и имидж мусульман в масштабах целой страны. Я говорю о предстоящих выборах муфтия Татарстана, Председателя ДУМ РТ.

Это ещё одно испытание, которое нам суждено пройти. Насколько честно и беспристрастно мы подойдем к вопросу выборов муфтия? Сможем ли мы, слушая голос совести и только, проголосовать за самого достойного из претендентов. Или же опасаясь чего-то, желая сохранить свое место, мы нарушим приказ Аллаха блюсти справедливость и забудем о личной ответственности каждого из нас перед Ним в Судный день. Ответ на этот вопрос зависит только от нас самих.

Вот что говорит Всевышний Аллах в 135-ом аяте суре «Ан-Ниса»:

«О те, которые уверовали! Свидетельствуя перед Аллахом, отстаивайте справедливость, если даже свидетельство будет против вас самих, или против родителей, или против близких родственников. Будет ли он богатым или неимущим, Аллах ближе к ним обоим. Не потакайте желаниям, чтобы не отступить от справедливости. Если же вы скривите или уклонитесь, то ведь Аллах ведает о том, что вы совершаете».

Мы имамы. Мы лицо ислама в глазах тех, кто посещают наши мечети, ведь именно по нашим поступкам судят о религии. Вспомните, что говорит Аллах во 2-ом и 3-ем аятах сура «Ас-Сафф» о тех, чьи дела расходятся со словами: «О те, которые уверовали! Почему вы говорите то, чего не делаете? Великий гнев Аллаха вызывает, когда говорите то, чего не делаете?».

Поэтому мы, имамы, и есть те самые, на кого возложена большая ответственность перед Всевышним.

Но ещё большая ответственность ляжет на плечи того, кто возглавит мусульман Татарстана. Какие задачи предстоит решить новому муфтию, с какими проблемами столкнется Духовное управление мусульман РТ уже завтра?

Нами была разработана программа развития Духовного управления мусульман в ближайшие годы. Считаем что, крайне важным на сегодняшний день является правильное и адекватное понимание Ислама имамами и прихожанами мечетей. Поэтому первоочередные задачи Духовного управления мусульман Республики Татарстан следующие:

1. Согласие и единство среди всех имамов Татарстана, что будет способствовать стабильности и спокойствию в Республике, ведь Пророк Мухаммад сказал: «Не войдете вы в Рай до тех пор, пока не уверуете. И не уверуете до тех пор, пока не полюбите друг друга»

Мы не собираемся проводить кадровых изменений без достаточных шариатских оснований для этого. Разве может мусульманин желать зла другому мусульманину? Люди, которые половину своей жизни отдали изучению религии, служению ислама, были избранны самими прихожанами мечетей, заслуживают достойного и справедливого отношения. И неужели тот, кто смог найти общий язык с православными, католиками, иудеями, атеистами, в какой-то момент не сможет найти общий язык со своим братом по вере? Нашей задачей является не поиск изъянов друг в друге, а призыв к истине и доброе увещевание.

Всевышний говорит в 59-ом аяте суре «Ан-Ниса»: «Если же вы станете препираться о чем-нибудь (т.е. придёте к разногласию), то обратитесь с этим к Аллаху и Посланнику (т.е. к словам Всевышнего и пророческим изречениям), если вы веруете в Аллаха и Последний день. Так будет лучше и прекраснее по значению».

2. Взаимоотношения с государством. Как известно, мусульмане – ничуть не менее добропорядочные и законопослушные граждане, чем остальные. И мы всегда были готовы взаимодействовать с государством в точном соответствии с законодательством, а также в той мере, которая предписана нам Всевышним во 2-ом аяте суре «Аль-Маида»: «Помогайте друг другу в благочестии и богобоязненности, но не помогайте друг другу в грехе и вражде. Бойтесь Аллаха, ведь Аллах суров в наказании».

Мы готовы совместно с государством бороться с пороками общества, социальным злом, насилием и невежеством, прилагать все усилия для сохранения мира, стабильности и спокойствия в родной республике Татарстан.

3. Образование и просвещение. На сегодняшний день преподавание ислама на местах бывает затруднено отсутствием нужной литературы, общей понятной программы преподавания, квалифицированных кадров. Поэтому мы готовы разрабатывать такие программы обучения, которые позволяли бы преподавать в любой мечети и медресе Татарстана.

Считаем, что необходимо начать преподавание татарского богословского наследия в форме отдельного предмета в мусульманских вузах и медресе. Считаем, что нужно по-настоящему углубиться в изучение иностранных языков, в частности арабского и турецкого. Высшее исламское образование невозможно без изучения трудов исламских учёных, которые писались на этих языках. Считаем, что республике необходимо открытие специализированной библиотеки и исследовательского центра по изучению книг татарских богословов. Этих книг нам сейчас очень не хватает.

Для специалистов, получивших качественное образование за рубежом и вернувшихся в Россию работать, мы планируем организовывать стажировку для оценки качества полученных ими знаний, и, самое важное, определять их дальнейшее место работы.

4. Развитие мусульманской инфраструктуры Татарстана. На сегодняшний день есть очень большая потребность в мусульманской общеобразовательной школе, открытии мусульманских детских садов и роддома, которые работали бы как единый комплекс. Мусульманам сейчас нужны молельные комнаты в вузах, на городских рынках и в торговых центрах, в больницах, аэропортах и вокзалах.

5. Традиции мусульманского права. Исторически в нашем регионе закреплен ханафитский мазхаб, то есть ханафитская школа мусульманского права, изучению и популяризации которой нужно уделить особое внимание, тем более среди молодежи. Но при этом мы помним, что все четыре мазхаба равны между собой и дополняют друг друга.

«Нет принуждения в религии» - говорится в 255-ом аяте суры «Аль-Бакара». Ислам – это легкая религия. Если человек выполняет основные религиозные обязанности, искренне трудится на благо своей религии, семьи, общества, - это и есть истинное проявление ислама. И одной из задач Духовного управления мусульман является разъяснять эту истину.

Прошу Аллаха, чтобы он уберег нас от скупости и малодушия наших сердец и укрепил нас на пути истины, честности и справедливости.




Әссәләмүгаләйкум, хөрмәтле дин кардәшләрем!

Тиздән без барыбыз да Татарстандагы барча мөселманнар өчен бик тә мөһим булган вакыйганың шаһитләре булачакбыз. Әлеге вакыйганың нәтиҗәсе җөмһүриятебездәге ислам үсешенә һәм бөтен ил күләмендә мөселманнарның абруена зур тәэсир ясаячак. Сөйләгән сүзем алдыбызда торган Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнары Диния Нәзарәте рәисен, җөмһүриятебез мөфтиен сайлау хакында.

Бу безнең алдыбызда килеп туган яңа сынауларның берсе. Мөфти сайлауларына без ни дәрәҗәдә дөрес һәм гаделлек белән карарбыз икән? Фәкать үз вөҗданыбызның, үз намусыбызның чакыруына колак салып, иң лаеклы булган намзәт өчен тавыш бирә алырбызмы? Әллә нәрсәдәндер сакланып, бәлки бүгенге көнгә кадәр биләгән урыныбызны югалтудан куркып, һәрвакыт гаделлек ягында булырга кушкан Раббыбызның әмеренә каршы килербезме? Бу сорауга нинди җавап булачагы тик безнең үзебездән генә торачак.

Ән-Нисә сүрәсенең 135 нче аятендә Аллаһ Тәгалә әйтә: «Әй сез, иман китерүчеләр! Аллаһ каршында шаһитлек кылганда, гаделлек ягында булыгыз, ул шәһадәтегез үзегезгә, әти-әниләрегезгә, якын туганнарыгызга каршы булса да. Баймы ул, фәкыйрьме Аллаһ аларның икесе өчен дә якынрак. Гаделлектән читләшмәс өчен, үз нәфес теләкләрегезгә буйсынмагыз. Әгәр сез дөреслектән тайпылсагыз, Аллаһ бит сез кылган гамәлләрдән һәрвакыт хәбәрдар».

Без имамнар. Мәчетләребезгә килүчеләр өчен без исламның көзгесе. Чөнки нәкъ менә без кылган гамәлләрдән чыгып, кешеләрнең дингә карата булган фикерләре уяна. Әс-Сафф сүрәсенең 2 нче һәм 3 нче аятьләрендә Раббыбызның әйткән сүзләрен исегезгә төшерегез. Әлеге аятьләрдә гамәлләре сүзләренә каршы килгән кешеләр турында сүз бара: «Әй сез, иман китерүчеләр! Ни өчен сез үзегез кылмаган гамәлләргә башкаларны чакырасыз? Үзегез кылмаганны сөйләвегез белән сез Аллаһның бөек ачуын уятасыз».

Шуңа күрә без, имамнар, Бөек Раббыбыз каршында олуг бер җаваплылык йөкләнгән кешеләр булып торабыз. Тагы да зуррак җаваплылык, шиксез, Татарстан мөселманнарының җитәкчесенә йөкләнә. Яңа мөфти нинди мәсьәләләрне чишәргә тиеш булачак, инде иртәгәсе көндә үк ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте нинди авырлыкларга юлыгачак?

Безнең тарафтан якын киләчәктә Диния Нәзарәтен үстерү программасы төзелде. Бүгенге көндә имамнарның һәм мәчет әһелләренең Исламны дөрес һәм тиешле аңлауларын без чиктән тыш әһәмиятле мәсьәлә дип саныйбыз. Шуңа күрә Нәзарәтнең беренче урында торган бурычлары түбәндәгеләр:

1. Татарстандагы барлык имамнарның бердәмлеге һәм үзара килешеп эшләве. Бу җөмһүриятебездәге тынычлыкны һәм иминлекне тәэмин итәчәк. Чөнки пәйгамбәребез Мөхәммәд әйткән: «Иман китермичә торып, берегез дә җәннәткә кермәс. Бер-берегезне яратмыйча торып, берегез дә хакыйкый иман китергәннәрдән булмас».

Тиешле шәригать нигезләмәсе булмыйча торып, без булган кадрларны алмаштыру турында уйларга тиеш түгел. Бер мөселман икенчесенә яманлык тели алырмы? Ярты гомерләрен динне өйрәнүгә, ислам үсеше өчен хезмәт итүгә сарыф иткән кешеләр мәчет әһелләре тарафыннан сайланып куелганнар, һәм алар үзләренә карата гадел мөнәсәбәт күрсәтелүенә тулысынча хаклылар. Һәм насара, католик, яһүд дин әһелләре, хәтта алласызлык сәясәтен алга сөрүче кешеләр белән уртак тел таба алучы кеше әллә үз дин кардәше белән килешенә алмасмы? Безнең бурычыбыз бер-беребезнең кимчелекләрен эзләү түгел, ә хаклыкка чакыру, яхшы нәсыйхәт бирүдер.

Ән-нисә сүрәсенең 59 аятендә Аллаһ Тәгалә әйтә: «Әгәр сез үзара ниндидер каршылыкка килсәгез, моның белән Аллаһка һәм Аның рәсүленә кайтыгыз (ягъни Раббыбызның аятьләренә һәм пәйгамбәрнең хәдисләренә мөрәҗәгать итегез), әгәр дә сез Аллаһка һәм Кыямәт көненә иман китерүчеләрдән булсагыз. Бу сезнең өчен хәерлерәктер».

2. Дәүләт белән мөнәсәбәт.Билгеле булганча, законга буйсыну һәм әхлак кагыйдәләрен саклау ягыннан мөселманнар башкалардан һич тә түбән түгел.

Мәидә сүрәсенең 2 нче аятендә Аллаһ Тәгалә әйтә: «Изгелектә һәм тәкъвалыкта бер-берегезгә ярдәм итегез, гөнаһлы эшләрдә һәм дошманлыкта үзара ярдәмләшмәгез. Аллаһтан куркыгыз, Ул газапка тартуда бик кырыстыр». Без һәрвакыт дәүләт белән бергәләп җәмгыятебездәге афәтләргә, бозыклыкларга, золымлыкларга каршы көрәшергә, туган төбәгебездәге иминлекне һәм тынычлыкны саклау өчен көчебездән килгәнне эшләргә әзербез.

3. Гыйлем һәм мәгариф. Бүгенге көндә ислам гыйлемен тарату өлкәсендә күп кенә авырлыкларга юлыгабыз. Кирәкле әдәбият җитәрлек түгел, уртак кабул ителгән укыту программасы юк, квалификацияле кадрлар бик сирәк. Моны истә тотып, без теләсә кайсы мәчет-мәдрәсәдә укытырга мөмкинлек бирүче программаларны хәстәрләргә әзербез.

Мөселман уку йортларында һәм мәдрәсәләрдә аерым фән буларак татар халкының дини мирасын укыта башлау һичшиксез кирәк, дип саныйбыз. Шулай ук чит телләрне, аеруча гарәп, төрек һәм фарсы телләрен, тирәнтен өйрәнүгә күчәргә кирәк, дип саныйбыз. Әлеге телләрдә язылган динебезнең бөек галимнәре хезмәтләрен өйрәнмичә торып, югары дәрәҗәдәге ислам гыйлеменә ирешеп булмый. Шулай ук җөмһүриятебездә татар мөселман галимнәренең китапларын туплаган китапхәнәләр һәм аларны өйрәнүче үзәкләр булдырырга кирәк, дип саныйбыз. Мондый китапларга без бүген аеруча мохтаҗбыз.

Чит илләрдә сыйфатлы гыйлемнәр алып, Россиягә кайткан белгечләр өчен, алар алган гыйлемнәрнең сыйфатын бәяләү максатыннан махсус стажировка оештыруны да, аларның киләчәктәге эш урыннарын билгеләү мәсьәләсен чишүне дә планлаштырабыз.

4. Татарстанда мөселман инфраструктурасын үстерү. Бүгенге көндә уртак бер комплекс буларак эшләячәк мөселман гомумбелем бирү мәктәпләре, мөселман балалар бакчалары һәм бала тудыру йортлары ачуга бик зур ихтыяҗыбыз бар. Мөселманнарга хәзер шулай ук югары уку йортларында, шәһәр базарларында һәм сәүдә үзәкләрендә, хастаханәләрдә, аэропортларда һәм вокзалларда намаз уку бүлмәләре дә кирәк.

5. Мөселман фикһының традицияләре. Безнең җирлектә элек-электән Әбү Хәнифә мәзһәбе, ягъни мөселман фикһының хәнәфи мәзһәбе төп урынны алып тора. Бүген әлеге мәзһәбне йөрәнүгә һәм популярлаштырырга аеруча зур игътибар бирергә кирәк, бигрәк тә яшь мөселманнар арасында. Шул ук вакытта без дүрт мәзһәбнең дә үзара тигез булуын һәм аларның бер-берсен тулыландыруын таныйбыз.

Диндә көчләү юк, - дип әйтелә Бәкара сүрәсенең 255 нче аятендә. Ислам ул җиңел дин. Әгәр кеше диндәге төп бурычларны үтәсә, үз дине, үз гаиләсе һәм үз җәмгыяте өчен ихластан тырышлык күрсәтсә, бу исламның хакыйкый чагылышы була да инде. Һәм Диния Нәзарәтенең төп бурычларыннан берсе шушы хакыйкатьне аңлату булып тора. Аллаһ Раббыбыз безне тар күңеллелектән, калебләребезнең битарафлыгыннан Үзе сакласын; безләрне хаклык юлында, дөреслектә һәм гаделлектә нык кылсын. Әмин.


Видеообращение о выборах
Скоро всем нам предстоит стать свидетелями важного для всех мусульман Татарстана события, от итогов которого будет зависеть развитие ислама в Республике и имидж мусульман в масштабах целой страны. Это ещё одно испытание, которое нам суждено пройти. Насколько честно и беспристрастно мы подойдем к вопросу выборов муфтия?
Программа развития ДУМ РТ
Программный документ, стратегия развития Духовного управления мусульман Республики Татарстан в ближайшие годы. Главная цель программы – это достижение правильного и адекватного понимания ислама имамами и прихожанами мечетей
Биография Габдульхамида хазрата Зиннатуллина
Член Президиума Духовного управления мусульман Республики Татарстан и имам-мухтасиб г.Зеленодольска и Зеленодольского района Татарстана
Кандидат на должность муфтия Татарстана

© Габдульхамид хазрат Зиннатуллин
© Сайт разработан студией Ариф.Ру